- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 12 км төньяктарак, Туйма елгасы (Вятка елгасы бассейны) буенда урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 840 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Туембаш авыл җирлеге составында.
1931 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Пушкин исемендәге колхоз (Туембаш авылы), 1960 елдан – “Татарстан” колхозы (Күкшел авылы), 1993 елдан – “Чулпан” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе (Күкшел авылы), 1997 елдан – “Ватан” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе (Туембаш авылы), 2006 елдан – “Тойма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (үзәк утары Чаллы авылында) составында.
Халкы күбесенчә “Тойма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.
Авыл үзенең мич чыгаручылары, кое казучылары, ташчылары белән билгеле.
Авылда башлангыч мәктәп (1954 елдан, 1988 елдан яңа бинада, хәзер Туембаш төп мәктәп филиалы), клуб (1966 елдан), китапханә (1954 елдан), мәчет (1988 елдан; бинасы 1910 елда төзелә, 1954–1987 елларда анда мәктәп урнаша), спорт мәйданчыгы һәм ял паркы (2016 елдан) бар.
Клуб каршында “Ләйсән” балалар хореография коллективы (2012 елдан) эшли.
10 чишмә бар.
М.Й.Әюпов (1936 елда туган) – радиоинженер, галим, ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте җитәкчесе (1992 елдан);
Я.Я.Зыятдинов (1974 елда туган) – спортчы, тренер, ике тапкыр РФ һәм ТР чемпионы.
1859 елда – 255,
1884 елда – 302,
1905 елда – 472,
1920 елда – 496,
1926 елда – 485,
1938 елда – 533,
1949 елда – 437,
1958 елда – 368,
1970 елда – 323,
1979 елда – 336,
1989 елда – 235,
2002 елда – 235,
2010 елда – 134,
2017 елда – 192 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.