Тарихы

XVIII йөз ахырында Вятка Аланы авылыннан күченгән рус крәстияннәре тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселённая Тулба буларак билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, умартачылык, тукучылык һәм чабата үрү кәсепчелеге, кирпеч сугу тарала.

1902 елда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча, Санкт-Петербург сәүдәгәре В.С.Розенблат һәм Стахеев комитеты биргән акчага агачтан Никола чиркәве төзелә (сакланган; дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында земство мәктәбе (1877 елда ачыла), ярма яргыч, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 887,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Чарлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда авылда “Красная звезда” артеле эшли (45 кеше): арба тәгәрмәчләре ясыйлар, чабата үрәләр һәм сәүдә белән шөгыльләнәләр.

1931 елда авылда “Новая жизнь” колхозы оештырыла, 1992 елда “Новая жизнь” арендаторлар берлеге итеп үзгәртелә (2000 елдан – “Вятка” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан – “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “Новая жизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2014 елдан – “Сөт иле” – “Лесной” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2017 елдан “Новая жизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1955 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык (1986 еда яңа бина төзелә), 1998 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәптә Чарлы, Татар Толлысы, Плаксиха авылы балалары укый. Алар өчен ике интернат төзелә.

Мәктәптә 1987 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – “Новая жизнь” колхозы рәисе И.М.Балякин) эшли.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1985 елдан, 2016 елдан мәктәпкәчә төркем була), мәдәният йорты (1979 елдан), китапханә (1979 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1987 елдан), пекарня бар.

Мәдәният йорты каршында “Чарлинка” балалар хореография коллективы (2000 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән “Изге чишмә” бар.

Авыл зиратында “Аврора” крейсеры матросы, Чарлы авылында туган А.Е.Богомолов кабере сакланган. 2000 елда легендар якташлар-аврорачылар А.Е.Богомолов (1895–1967) һәм Н.Г.Григорьев-Казанцев (1895–1980, Плаксиха авылында туган) бюстлары куела.

Күренекле кешеләре

Л.Н.Козлов (1927–1998) – Социалистик Хезмәт Герое, техник фәннәр докторы, профессор, РФА мөхбир әгъзасы, Ленин ордены кавалеры (дүрт тапкыр), СССР Дәүләт бүләге һәм Ленин бүләге лауреаты, РФ Дәүләт бүләге лауреаты, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 442,
1897 елда – 806,
1908 елда – 853,
1920 елда – 667,
1926 елда – 703,
1949 елда – 583,
1958 елда – 448,
1970 елда – 280,
1979 елда – 267,
1989 елда – 295,
2002 елда – 339,
2010 елда – 273,
2017 елда – 247 кеше (руслар).