Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез-киез итек басу кәсепчелеге тарала, 1910 елларда Казан – Екатеринбург тимер юлы төзелешендә эшлиләр.

XX йөз башында авылда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1895 елдан, вакытлыча алынган крәстиян йортында урнаша), вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 770,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Красный Коммунар” колхозы оештырыла, 1959 елдан – “Рассвет” колхозы (Нырья авылы), 1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, китапханә (1955 елдан) бар. Клуб каршында “Поющие сердца” фольклор коллективы оештырыла (2010 елда).

Авылдан 2 км ераклыкта изге чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 176,
1897 елда – 194,
1908 елда – 206,
1920 елда – 228,
1926 елда – 244,
1938 елда – 289,
1958 елда – 280,
1970 елда – 295,
1979 елда – 226,
1989 елда – 187,
2002 елда – 180,
2010 елда – 148,
2017 елда – 134 кеше (удмуртлар).