Тарихы

1830 елларда кенәз С.С.Гагаринның Тула губернасының Крапивна өязендә урнашкан утарыннан крәстияннәрне күчерү нәтиҗәсендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кувшиновка исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау; халкының берникадәр өлеше буяу, штукатурлау һәм агач эшләре, сәүдә белән шөгыльләнә. Крәстияннәр Г.С.Медведев һәм В.М.Шашмин бөтнектән май алуны җайга салалар, бөтнекне авыл халкыннан (бакчаларында махсус үстерелә) сатып алалар. Продукцияне Нижгар ярминкәсендә сатып, елына 800 сум керем алалар.

1882 елда укытучы К.И.Матвеевский катнашында чиркәү-приход мәктәбе ачыла, башта вакытлыча файдалануга алынган йортта урнаша. Мәктәпнең үз агач бинасын төзү өчен кирәкле материалларны Гагариннарның Тәмтедәге утарлары идарәчесе Н.С. Жуковский бушлай бүлеп бирә. 1884 елда мәктәптә 36 ир бала һәм 5 кыз бала укый, 1895 елда —38 һәм 1, 1906 елда – 20 һәм 10.

XX йөз башында авылда су һәм 4 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 909,5 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Тәмте авылы Троица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Тәмте волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Горский» колхозы оештырыла, 1930 еллар башында Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1950 еллар ахырында аның составына «Красная глинка» (Ново-Сергиево авылы, хәзер юкка чыккан) һәм «Кызыл маяк» (Көрәле авылы) колхозлары керә, 1965 елда К.Маркс исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1994–2002 елларда – К.Маркс исемендәге күмәк предприятие, 2003–2008 елларда – Карл Маркс исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икенче филиалы «Варварино» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәпәп эшли. 1965 елда Ново-Сергиево (хәзер юкка чыккан) авылыннан китапханә (1939 елда нигез салына) күчерелә, 2004 елга кадәр эшли; 2010 елдан – Көрәле авылында. Авылда клуб (1972 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Варварино курганнары табыла (вакыты билгеләнмәгән).

Күренекле кешеләре

А.М.Медведев (1935 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Почет Билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 509,
1897 елда – 972,
1926 елда – 886,
1938 елда – 510,
1949 елда – 518,
1958 елда – 446,
1970 елда – 315,
1979 елда – 240,
1989 елда – 156,
2002 елда – 134,
2017 елда – 120 кеше (руслар).