Тарихы

XVI йөз ахырында – XVII йөз башында нигез салына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, шулай ук йон тетү кәсепчелеге таралган була.

1864 елда – агач мәчет, 1883 елда яңа мәчет (1930 елда ябыла) төзелә.

XX йөз башында авылда шулай ук мәдрәсә, май язу һәм 2 йон тетү йорты, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 567,3 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук керәшен татарлар да яши (116 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Уразлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Урал» колхозы оештырыла, 1950 елда «Совместный труд» (шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы), Ворошилов исемендәге (Кече Кариле авылы), «Кызыл Йолдыз» (Салтыган авылы) колхозлары белән «Ленинский путь» колхозына (үзәк утары авылда урнаша) берләштерелә, 1959 елдан аның составына «Родина» колхозы (Заовражный Каратай авылы, хәзер шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы составында) керә, 1964 елда «Кама» колхозы итеп үзгәртелә, 1994–2003 елларда – «Кама» күмәк предприятиесе, 2003–2009 елларда – «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икенче филиалы «Карамалы» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1929 елдан авылда китапханә эшли (2004 елда Кече Карамалы авылына күчерелә).

Авыл янында археология истәлеге: Уразлы шәһәрлеге табыла (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге).

Күренекле кешеләре

А.А.Беляев (1918–2013 еллар) – мәдәният эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

И.Г.Беляев (1926–1986 еллар) – шагыйрь, журналист, Бөек Ватан сугышында катнаша;

З.З.Рәмиев (1938 елда туган) – әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 56 ир-ат;
1859 елда – 246,
1884 елда – 374,
1897 елда – 449,
1908 елда – 548,
1920 елда – 615,
1926 елда – 476,
1938 елда – 430,
1949 елда – 348,
1958 елда – 263,
1970 елда – 196,
1979 елда – 171,
1989 елда – 88,
2002 елда – 94,
2010 елда – 81,
2017 елда – 74 кеше (татарлар).