Тарихы

XVII йөздән татар авылы буларак мәгълүм, авылның беренче җирбиләүчесе Сөкәй исемле татар кешесе була. Революциягә кадәрге чыганаклара Кокеево исеме белән дә билгеле.

1646 елда Сюкеевларның 8 крәстиян һәм 6 бобыльләр хуҗалыгы була. 1720 елларда бу җирләрне йомышлы татарлар Сюкеевлардан Казан архиерей йорты сатып ала, һәм монда рус крәстияннәре килеп урнаша. 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, бакчачылык, дуңгыз асрау, атлар үрчетеп сату, шулай ук май язу, он тарту, тимерчелек, кирпеч сугу, йон-тукыма ману, балта эше, сарык тиресе эшкәртү, йон тетү, известьташ табу һәм эшкәртү, сәүдә таралган була.

Авылда XVIII йөзнең беренче яртысыннан приход була. 1813 елда приход кешеләре акчасына янган мәчет урынында Архистратиг Михаил хөрмәтенә багышланган янкормасы булган таш Троица чиркәве төзелә (барокко элементлары кулланылган провинция юнәлешендәге ампир стилендәге дини архитектура истәлеге; өлешчә сакланган). 1903 елга кадәр Сөйки авылы приходына Лаптевка авылы (хәзерге Тәтеш районында) халкы да карый.

1823 елда рухани ярдәме белән авылда мәктәп ачыла, ул 8 ел эшли. 1866 елда рухани Ф.А.Петров башлангычы белән бер сыйныфлы ир балалар земство мәктәбе эшли башлый, 1882 елдан аның каршында якшәмбе-кабатлау сыйныфы эшли. 1880 елда бер сыйныфлы кыз балалар земство мәктәбе ачыла, 1892 елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

Ике мәктәп тә авыл җәмәгате акчасына чиркәүдән ерак түгел төзелгән бинада урнаша. 1899 елда алар катнаш земство мәктәбенә берләштереләләр (1900 елда – 74 ир бала һәм 34 кыз бала, 1906 елда – 120 ир бала һәм 52 кыз бала, 1909 елда – 120 ир бала һәм 40 кыз бала укый).

XIX йөз ахырында авылдан 3,5 чакрым ераклыкта «Браун и Ко» сәүдә йортының асфальт заводы урнаша, анда Сөйки крәстияннәре эшли, завод елга 8 меңлек продукция эшләп чыгара. XX йөз башында «Алексей Андреевич Большаков с сыном» сәүдә йорты тарафыннан алебастр заводы эшләтеп җибәрелә, елллык акча әйләнеше 15 мең сум тәшкил итә, заводта 50 авыл кешесе эшли. Елга 50 пот алебастр бушатыла.

Авылда көн саен актив сәүдә алып барыла, пәнҗешәмбе (базар көне) һәм көзге ярминкә вакытында аның күләме күп тапкыр арта. Иң күп еллык акча әйләнеше Н.Коноплёв (1500 сум), Г.Маловның (1200 сум) мануфактура кибетләрендә була.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, земство башлыгы, полиция уряднигы һәм стражник фатирлары урнаша; иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, алебастр заводы, 23 җил тегермәне, 4 тимерче алачыгы, 4 йон тетү, 3 май язу, 4 сарык тиресе эшкәртү һәм 2 йон-тукыма ману йорты, 1 казна шәраб кибете, 5 чәйханә, 2 сыраханә, 2 мануфактура-бакалея һәм 14 вак-төякләр кибете, пароходлар пристане була (XIX йөз ахырында аның еллык йөк әйләнеше 370 мең пот тәшкил итә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 6020 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Сөйке волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Сөйки авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Просвет» колхозы оештырыла, 1944 елда аның составыннан «Заря» һәм «Новый путь» колхозлары бүленеп чыга (1950 елда яңадан кушылалар), 1970 елда составына «Октябрь» колхозы (Балтач авылы) кертелгәннән соң, «Красный маяк» совхозы итеп үзгәртелә, 1994–2003 елларда – «Красный маяк» күмәк предприятиесе, 2003–2008 елларда – «Колос» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 1990 елда совхоз составыннан «Октябрь» колхозы (Балтач авылы) бүленеп чыга.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче филиалы «Сөйки» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, «Гипсовая компания» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гипс нигезендә төзелеш материаллары җитештерү заводында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Октябрь революциясеннән соң земство мәктәбе нигезендә башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – тулы булмаган урта (Бөек Ватан сугышы елларында 2 ел дәвамында урта мәктәп), 1966 елда – урта, 1969 елда – тулы булмаган урта, 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1954 елда мәктәп бинасы яна, элекке иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе бинасында, 1989 елдан яңа бинада урнаша).

Авылда мәдәният йорты (2009 елдан яңа бинада), китапханә (1937 елдан), «Аленушка» балалар бакчасы (1990 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Троица гыйбадәтханәсе (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Соло» балалар вокаль төркеме (2010 елдан) һәм «Балаганчик» театр коллективы (2014 елдан) эшли.

Авыл янында Елхово (Сөйки) авыллыгын (Имәнкискә культурасы) һәм шәһәрлеген (Ананьино һәм Имәнкискә культуралары), Сөйки шәһәрлеген (Ананьино, Имәнкискә культуралары һәм Алтын Урда дәверенең Болгар чоры), Сөйки торулыгын (энеолит), Сөйки «Мазарки» (Имәнкискә культурасы), I (Имәнкискә культурасы һәм Алтын Урда дәверенең Болгар чоры), II (татар торагы) (Алтын Урда дәверенең Болгар чоры), III (Ананьино культурасы) авыллыкларын, Сөйки зиратын (җирле исеме «Иске Зират») (Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверенең Болгар чоры) үз эченә алган археология комплексы табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.А.Большаков (1864–1934 еллар) – Казан сәүдәгәре һәм эшмәкәре, Кама Тамагы гипс чыгару руднигына нигез салучы һәм аның хуҗасы.

Халык саны

1646 елда – 63,
1782 елда – 325 ир-ат;
1834 елда – 2523,
1859 елда – 2531,
1897 елда – 3567,
1908 елда – 3746,
1920 елда – 3706,
1926 елда – 3161,
1938 елда – 2411,
1949 елда – 1902,
1958 елда – 1750,
1970 елда – 988,
1979 елда – 930,
1989 елда – 792,
2002 елда – 674,
2010 елда – 654,
2017 елда – 683 кеше (руслар).