Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Шавкина исеме белән дә билгеле. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлек асрау, сәүдә («Вәлиулла Ибраһимов һәм аның абыйсы сәүдә йорты»н нигезләүче, берничә конфет фабрикасы хуҗасы – Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре В.Г.Ибраһимов зур уңышларга ирешә).

1870 елда сәүдәгәр В.Г.Ибраһимов акчасына агач мәчет төзелә (1930 еллар башында ябыла).

XX йөз башында авылда шулай ук мәктәп, 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 813,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә, 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Яңасала авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Парижская коммунна» колхозы оештырыла, 1950 елда «Яңа юл» колхозы (үзәк утары Олы Яңасала авылында) составына керә, 1994–2003 елларда – «Яңа юл» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда – «Яңа юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Яңасала» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы эшли. Клуб, фельдшер–акушерлык пункты, мәчет (2014 елдан) бар.

Клуб каршында үзешчән иҗат коллективлары: «Сәяр» яшьләр театр коллективы (2007 елдан) һәм «Гөллэр» балалар хореография коллективы (2015 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

З.С.Вәли (Вәлиуллин) (1924–1984 еллар) – язучы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире (1959–1970 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 73 ир-ат;
1859 елда – 415,
1897 елда – 597,
1908 елда – 700,
1920 елда – 772,
1926 елда – 554,
1938 елда – 430,
1949 елда – 342,
1958 елда – 318,
1970 елда – 338,
1979 елда – 272,
1989 елда – 189,
2002 елда – 180,
2010 елда – 149,
2017 елда – 128 кеше (татарлар).