Тарихы

1647–1665 еллардан билгеле. Риваятьләргә караганда, Олы Кариле авылыннан күчеп утыручылар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Другие Большие Кляри, Кляри Другие, Большое Салтыганово исемнәре белән билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1853 елда авылда мәчет төзелә (1931 елда ябыла).

XX йөз башында монда шулай ук мәктәп, җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 660,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Уразлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кызыл Йолдыз» колхозы оештырыла, 1950 елдан «Ленинский путь» колхозы составында (үзәк утары Уразлы авылында), 1964 елда «Кама» колхозы итеп үзгәртелә, 1994–2003 елларда – «Кама» күмәк предприятиесе, 2003–2009 елларда – «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте беренче филиалы «Карамалы» бүлекчәсендә, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгында (виноград үстерү) авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре: Салтыган авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), Салтыган зираты, анда XIII–XIV йөзләр кабер ташлары сакланган.

Халык саны

1782 елда – 83 ир-ат;
1859 елда – 297,
1884 елда – 382,
1897 елда – 505,
1908 елда – 600,
1920 елда – 596,
1926 елда – 383,
1938 елда – 430,
1949 елда – 442,
1958 елда – 372,
1970 елда – 279,
1979 елда – 212,
1989 елда – 131,
2002 елда – 81,
2010 елда – 45,
2017 елда – 42 кеше (татарлар).