Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда «Осинники» совхозы поселогы буларак нигез салына. Оештырылган көненнән Тәмте районында. 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Осинники авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда поселокта «Осинники» совхозы оештырыла (беренче директоры – И.А. Сумин), 1996–2003 елларда – Лазарев исемендәге күмәк предприятие, 2003–2008 елларда – Лазарев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икенче филиалы «Тәмте» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты (1930 еллардан; 1960 елдан – яңа бинада), китапханә (1968 елда Ясная Поляна авылында ачыла, 1988 елдан авылдан күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында үзешчән иҗат коллективлары: «Сударушка» (1994 елдан), «Ручеёк» (2015 елдан) вокаль коллективлары, «Виражи» театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Халык саны

1926 елда – 48,
1949 елда – 346,
1958 елда – 418,
1970 елда – 368,
1979 елда – 331,
1989 елда – 265,
2002 елда – 259,
2010 елда – 215,
2017 елда – 182 кеше (руслар).