Тарихы

1620 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, балык тоту, сәүдә, таш, известь, алебастр һәм күкерт чыгару, бурлаклык таралган була.

Авылда приход XVIII йөз башыннан эшли. 1752 елда Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә багышланган янкормасы булган Рождество Христово чиркәве төзелә, 1867 елда ул яна. 1868–1870 елларда приход кешеләре акчасына яңадан төзелә, 1916 елда яна.

1871 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли башлый, 1866 елда формаль рәвештә катнаш мордва бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә, чынбарлыкта 4 елдан соң гына чиркәү-приход мәктәбе була, күчеш чорында балаларны рухани Н.Байтеряковский бушлай укыта (1900 елда – 32 ир бала һәм 10 кыз бала, 1905 елда – 56 ир бала һәм 1 кыз бала, 1916 елда – 62 ир бала һәм 31 кыз бала укый).

XX йөз башында монда шулай ук баптистлар гыйбадәтханәсе, 4 җил тегермәне, чүлмәк ясау бинасы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2415,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Сөйке волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Кирельский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Победа» колхозы оештырыла, 1950 еллар ахырыннан – «Просвет» колхозы (үзәк утары Сөйки авылында), 1970 елдан – «Кама Тамагы» совхозы (үзәк утары Кирельский авылында), 1994–2003 елларда – «Кама Тамагы» күмәк предприятиесе, 2003–2007 елларда – «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче филиалы «Кирельский» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, Рождество Христово чиркәве (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Мордовские узоры» фольклор коллективы эшли (1985 елдан, 1990 елдан – халык исемен йөртә, нигез салучы – Л.А.Глонина).

Авыл янында археология истәлекләре: Мордва Каратае I, II, III, IV, V авыллыклары (Имәнкискә культурасы) һәм Мордва Каратае торулыгы (Казан яны һәм Ананьино культуралары) табыла.

Халык саны

1782 елда – 271 ир-ат;
1859 елда – 848,
1897 елда – 1217,
1908 елда – 1321,
1920 елда – 1352,
1926 елда – 935,
1938 елда – 578,
1949 елда – 372,
1958 елда – 470,
1970 елда – 284,
1979 елда – 173,
1989 елда – 120,
2002 елда – 103,
2010 елда – 82,
2017 елда – 70 кеше (мордвалар).