Тарихы

XVII йөздә нигез салына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, урман кәсепчелеге, балта эше, агачтан төрле әйберләр ясау таралган була.

XX йөз башында мәчет эшли (1875 елда төзелә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1072 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Бортас авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Искра» колхозы оештырыла, 1950 елдан зурайтылган «Искра» колхозы (үзәк утары Олы Бортас авылында) составында, 1994–2003 елларда – «Искра» күмәк предприятиесе, 2003–2006 еларда – «Искра» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы ««Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Бортас» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1995 елда авылда мәчет төзелә.

Авыл янында археология истәлеге: Кече Бортас авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1782 елда – 103 ир-ат;
1859 елда – 504,
1897 елда – 1060,
1908 елда – 1075,
1920 елда – 1040,
1926 елда – 634,
1938 елда – 633,
1949 елда – 422,
1958 елда – 373,
1970 елда – 246,
1979 елда – 206,
1989 елда – 153,
2002 елда – 99,
2010 елда – 96,
2017 елда – 84 кеше (татарлар).