Тарихы

XVII йөздә Олы Кариле авылы пүчинкәсе буларак нигез салына. Беренче исеме – Яңа Кариле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау, тимерчелек, мич чыгару, урман кисү, балта эше, тегүчелек кәсепчелеге, сәүдә таралган була.

1896 елда авылда агач мәчет төзелә (1931 елда ябыла).

XX йөз башында монда шулай ук мәктәп, су тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1664,9 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда керәшен татарлар да яши (44 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Сөйке волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Кирельский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Алга» колхозы оештырыла, 1950 еллар ахырыннан – «Октябрь» колхозы (үзәк утары Балтач авылында), 1970 елдан «Кама Тамагы» совхозы (Кирельский авылы) составында, 1994–2003 елларда – «Кама Тамагы» күмәк предприятиесе, 2003–2007 елларда – «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче филиалы «Кирельский» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. Клуб каршында «Кояшкай» балалар вокаль коллективы эшли (2011 елдан).

Авыл янында Ишем зираты урнашкан, анда Алтын Урда чоры Болгар кабер ташлары табыла.

Халык саны

1782 елда – 130 ир-ат;
1859 елда – 679,
1897 елда – 1053,
1908 елда – 1225,
1920 елда – 1129,
1926 елда – 795,
1938 елда – 650,
1949 елда – 474,
1958 елда – 304,
1970 елда – 220,
1979 елда – 165,
1989 елда – 100,
2002 елда – 82,
2010 елда – 64 кеше,
2017 елда – 61 кеше (татарлар).