Тарихы

1646 елдан мәгълүм. Халкы XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау, балта эше таралган була.

XX йөз башында мәчет (1930 еллар башында ябыла), мәктәп, су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1083,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Салтык авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «1 Май» колхозы оештырыла, 1950 елдан зурайтылган «1 Май» колхозы составында (үзәк утары Абыз авылында; 1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында Олы Салтык авылында), 1994–2003 елларда – «1 Май» күмәк предприятиесе, 2003—2006 елларда – «1 Май» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Олы Салтык» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1998 елдан).

Күренекле кешеләре

М.Ш.Әблиев (1900—1941 еллар) – язучы, прозаик, драматург, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1782 елда – 83 ир-ат;
1859 елда – 562,
1897 елда – 888,
1926 елда – 516,
1938 елда – 483,
1949 елда – 447,
1958 елда – 371,
1970 елда – 285,
1979 елда – 214,
1989 елда – 153,
2002 елда – 123,
2010 елда – 80,
2017 елда – 102 кеше (татарлар).