Тарихы

XVIII йөз башында, Ташкирмән авылыннан (хәзер Лаеш районында) христиан диненә күчәргә теләмәгәннәр нигез салган, дип фараз ителә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була, 1888 елда яңа агач мәчет төзелә. 1909 елда авыл халкы икенче мәхәллә оештыра һәм яңа мәчет төзергә карар кыла. 1911 елда Казан губерна идарәсеннән мәчет төзергә рөхсәт алына. Авыл крәстияннәре З.Габделгаффаров, Ш.Бикбулатов, З.Юнысов, С.Мозаффаров һәм З.Мөхәммәтҗанов мәчет өчен урын бүлеп бирәләр, 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре И.Миңлебаев васыятьнамәсе нигезендә 2 гильдия сәүдәгәрләре В.Гыйззәтуллин һәм А.Кушаев мәчет төзелешенә 1000 сум күләмендә акча бүлеп бирәләр.

XX йөз башында шулай ук 2 җил тегермәне, тукыма-бакалея һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1782 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Салтык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Бердәмлек» колхозы оештырыла, 1950 елдан «1 май» колхозы составында (үзәк утары Абыз авылында, 1970 еллар ахырында – 1980 еллар башында Олы Салтык авылында), 1994–2003 елларда – «1 май» күмәк предприятиесе, 2003–2006 еларда – «1 май» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы ««Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Олы Салтык» бүлекчәсендә, крәстиян-фермер хуҗалыгында башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб (2014 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Авылда Т.Г.Миңнуллинның музей-утары (әти-әнисе йорты һәм язучы үзе салган ике йорт), шулай ук төзекләндерелгән «Туфан» чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

Т.Г.Миңнуллин (1935–2012 еллар) – драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, ТАССРның, РСФСРның, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 134 ир-ат;
1859 елда – 561,
1897 елда – 860,
1908 елда – 1033,
1920 елда – 915,
1926 елда – 650,
1938 елда – 706,
1949 елда – 602,
1958 елда – 382,
1970 елда – 223,
1979 елда – 152,
1989 елда – 91,
2002 елда – 95,
2010 елда – 80,
2017 елда – 73 кеше (татарлар).