Тарихы

XVII йөздә Иске Казиле авылы пүчинкәсе буларак нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Казыево-Бишалап исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. XVIII йөз ахырында халкы арасында алпавыт В., П. һәм С.Куприяновларның рус крепостной крәстияннәре дә була (12 ир заты). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, агач хәзерләү, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 644 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында; 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Иске Казиле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кызыл Октябрь» колхозы оештырыла, 1951 елдан авыл Ленин исемендәге колхоз составында (үзәк утары Атабай авылында), 1950 еллар ахырыннан – Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары Каратал авылында), 1993–2002 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2013 елда «Кама Тамагы» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Халкы «Олы Кариле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә башлыча авыл хуҗалыгы, бакчачачылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 118 ир заты;
1859 елда – 428,
1884 елда – 665,
1897 елда – 635,
1908 елда – 688,
1920 елда – 584,
1926 елда – 343,
1938 елда – 232,
1958 елда – 201,
1970 елда – 163,
1979 елда – 116,
1989 елда – 45,
2002 елда – 37,
2010 елда – 28,
2017 елда – 27 кеше (татарлар).