Тарихы

XVII йөздә Олы Кариле авылыннан күчеп утыручылар нигез салган булуы ихтимал. XVIII–XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлек асрау.

1849 елда авылда мәчет төзелә (1930 елларда ябыла), аның каршында мәктәп була. XX йөз башында монда 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1001,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Кариле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елдан зурайтылган Сталин исемендәге колхоз составында (үзәк утары Олы Кариле авылында), 1960 еллар башында ХХII партия съезды исемендәге колхоз итеп үзгәртелә (1990 елларга кадәр эшли).

Халык саны

1782 елда – 92 ир заты;
1859 елда – 392,
1882 елда – 595,
1897 елда – 666,
1909 елда – 734,
1920 елда – 725,
1926 елда – 450,
1938 елда – 277,
1949 елда – 172,
1958 елда – 137,
1970 елда – 114,
1979 елда – 78,
1989 елда – 36,
2002 елда – 20,
2010 елда – 9,
2017 елда – 4 кеше (татарлар).