Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Авыл атамасының XVII йөз уртасында бертуганының улы Илморза Мартынов белән монда утары булган йомышлы татар Балтачы Әмирдәнов исеме белән бәйле булуы ихтимал. Революциягә кадәрге чыганакларда Ойша исеме белән дә мәгълүм.

XVIII–XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау, игенчелек, кирпеч сугу, балта эше, йон тетү, тегүчелек, бүрек тегү, урман кисү таралган була. XIX йөз – XX йөз башында җирле сәүдәгәр крәстияннәр башлыча бакалея товарлары белән актив сәүдә итәләр.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була, 1849 елда яңа агач мәчет төзелә (1930 елда ябыла). XX йөз башында монда шулай ук мәктәп, 2 җил һәм 2 су тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1425,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Сөйке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Балтач авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Кызыл яр» колхозы оештырыла, 1933 елда «Октябрь» итеп үзгәртелә, 1951 елда Молотов исемендәге колхоз (Шаршаланы авылы, хәзер юк) белән берләштерелгәннән соң, Молотов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1950 еллар ахырында яңадан «Октябрь» итеп үзгәртелә, 1970 елдан «Красный маяк» колхозы (үзәк утары Сөйке авылында) составында, 1990 елдан яңа бүленеп чыккан «Октябрь» колхозы үзәк утары, 1994–2007 елларда «Балтач» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Новагротех» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, «Нармонка» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче филиалы «Сөйке» бүлекчәсендә, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгында (үсемлекчелек, сарык асрау) башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр башлангыча мәктәп эшли. Авылда мәдәният йорты (1972 елдан яңа бинада), китапханә (1955 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Әхмәт» мәчете (1955 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Ләйсән» вокаль, «Театр яктылыкка, түргә илтә» театр үзешчән иҗат коллективлары (икесе дә – 2008 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 82 ир заты;
1859 елда – 774,
1884 елда – 1000,
1897 елда – 1013,
1908 елда – 1256,
1920 елда – 1014,
1926 елда – 805,
1938 елда – 906,
1949 елда – 679,
1958 елда – 614,
1970 елда – 600,
1979 елда – 530,
1989 елда – 377,
2002 елда – 305,
2010 елда – 270,
2017 елда – 233 кеше.