Тарихы

XVII йөз уртасында Зөя дворяны Антон Савельев тарафыннан нигез салына, аңа патша Алексей Михайлович җирләр бүләк итә. 1695 елдан 20 йорттан торган авыл Казан архиерей йорты милке булып исәпләнә. 1763 елда крәстияннәр – экономик, 1841 елда дәүләт крәстияннәре катлавына күчереләләр.

Халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау, бакчачылык, суган үстереп сату, алма тутыру өчен әрҗәләр ясау, Казан дары заводында ялланып эшләү таралган була. Кәсепчелекнең иң әһәмиятле тармагы – таш чыгару һәм алебастр җитештерү.

1842 елда приход кешеләре иганәсенә Изге Пәйгәмбәр Илия хөрмәтенә багышланган янкормасы булган Богоявление Господня чиркәве, 1902 елда аның янында агач чаң манарасы (дини архитектура истәлеге, өлешчә сакланган) төзелә.

1885 елда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла, ул авыл җәмәгате сатып алган үз йортында урнаша (1886 елда 40 ир бала һәм 5 кыз бала укый, 1895 елда – 60 һәм 7, 1912 елда – 64 һәм 29).

XX йөз башында биредә шулай ук кредит ширкәте, 9 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 2 ярма яргыч, йон тетү йорты, пароход пристане, казна шәраб, 2 сыра, 7 сәүдә кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2886,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Красновидово авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Яковлев исемендәге колхоз оештырыла, соңрак «Коминтерн» итеп үзгәртелә, 1940 елларда аннан «8 март» колхозы бүленеп чыга, 1951 елда ул һәм «Ирек» (Кече Салтык авылы), «Брек» (Яшелчә авылы) колхозлары зурайтылган «Коминтерн» колхозына берләшәләр, 1959 елда аның составыннан «Ирек» (Кече Салтык авылы) колхозы бүленеп чыга, шул ук елда «Коминтерн» колхозы М.Горький исемендәге колхоз (үзәк утары Красновидово авылында) составына керә, 1994–2003 елларда М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003–2008 елларда – М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең икенче филиалы «Красновидово» бүлекчәсендә, башлыча, авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2002 елга кадәр башлангыч мәктәп була. Яңа Богоявление Господня чиркәве эшли (2018 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре: Антоновка шәһәрлеге (тимер гасырның Ананьино культурасы); Антоновка торулыгы (неолит дәвере) һәм Антоновка кремний чыганагы (неолит һәм соңгы бронза дәвере) табыла.

Күренекле кешеләре

П.В.Пронягин (1916-1997 еллар) – лейтенант, Бөек Ватан сугышында катнаша, Щорс исемендәге партизаннар отряды җитәкчесе. Кызыл Байрак ордены кавалеры, Брест шәһәренең мактаулы гражданы, Брестның бер урамына аның исеме бирелә һәм мемориаль такта куела.

Халык саны

1709 елда – 373 кеше,
1763 елда – 238 ир заты;
1834 елда – 1141,
1859 елда – 1378,
1897 елда – 2043,
1909 елда – 2152,
1926 елда – 1655,
1938 елда – 1360,
1949 елда – 1073,
1958 елда – 549,
1970 елда – 294,
1979 елда – 188,
1989 елда – 119,
2002 елда – 89,
2010 елда – 67,
2017 елда – 74 кеше (руслар).