Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. Беренче исеме – Агишево. Халкы Зөя Троица-Сергиев монастыре карамагында була, 1764 елда – икътисади, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, мичкә ясау, итек басу, тукучылык, тугым, чана табаны ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, Илья чиркәве (1854 ел, 1970 елларда җимерелә), 1 нче баскыч земство мәктәбе (1861 ел), фельдшерлык пункты, 2 су һәм 7 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, сыраханә, казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете була, шимбә саен базар эшли, 20 июльдә ярминкә уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2810 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Ульянково авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ульянково” колхозы оештырыла, 1959 елдан 1991 елга кадәр аның составына Воскресенский, Корноухово һәм Победа авыллары керә. 1998 елдан “Ульянково” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп (1936 елда яңа бина төзелә) ачыла, 1940 елда – җидееллык (1941–1942 елларда мәктәп эшләми), 1961 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта (1979 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1992 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – В.П.Сяплин, коллекциядә 65 саклау берәмлеге бар).

Авылда мәдәният йорты (1937 елда клуб буларак ачыла, 1962 елда яңа бина төзелә), китапханә (1936 елда уку өе буларак ачыла, 1962 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1968 елдан, 2004 елдан мәктәп бинасында), Кайбыч муниципаль районының психология-педагогия хезмәте (2014 елдан), Рождество Христово гыйбадәт йорты (1999 елдан, элекке мәктәп интернаты бинасында урнашкан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” вокаль ансамбле (2008 елдан), “Вьюга” вокаль ансамбле (2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.И.Калашников (1916–2003) – “Подберезье” колхозы җитәкчесе (1954–1974 елларда), ТАССР Югары Советы депутаты (1971–1975 елларда), Октябрь Революциясе һәм “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

А.Я.Полковников (1913–1978) – инженер, контр-адмирал, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры;

И.И.Поникаров (1928–2016) – химия машиналары төзү гыйлеме өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

Ф.Р.Сундуров (1941 елда туган) – юрист, юридик фәннәр докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 225 ир-ат;
1859 елда – 1022,
1897 елда – 1482,
1908 елда – 2351,
1920 елда – 2451,
1926 елда – 2193,
1938 елда – 1706,
1949 елда – 1342,
1958 елда – 985,
1970 елда – 882,
1979 елда – 778,
1989 елда – 691,
2002 елда – 555,
2010 елда – 522,
2017 елда – 506 кеше (руслар).