Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Читеево, Чутеи исемнәре белән билгеле.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1805 елда алпавыт, майор Л.П.Есипов акчасына Изге Троица чиркәве төзелә, (1937 елда ябыла, совет хакимияте чорында анда иген склады урнаша; 2000 елларда өлешчә реконструкцияләнә, барокконың аерым элементлары белән классицизм традицияләрендә дини архитектура истәлеге, хәзер эшли).

1872 елда өяз земство акчасына бина төзелә һәм земство мәктәбе ачыла, 75 ир бала, 25 кыз бала укый (совет хакимияте вакытында бинасында балалар бакчасы һәм мәктәп урнаша; мәктәп бинасы һәм мәктәп каршындагы хезмәткәрләр бинасы сакланган).

XX йөз башында авылда Изге Троица чиркәве, земство мәктәбе, тимерче алачыгы, сыраханә, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете була; җомга саен базар эшли; 23–25 майда ел саен ярминкә уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 546 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 апреленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Хуҗа Хәсән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1944 елдан – авыл “Революция” колхозы, 1958 елдан “Авангард” колхозы (Каргалы, Олы Подберезье авыллары) составында, 1963 елда “Подберезье” колхозы итеп үзгәртелә. Хәзер “Кубня” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – тулы булмаган урта, 1970 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2016 елда ябыла.

Авылда клуб (1975 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2000 елдан, 1920–1999 елларда участок хастаханәсе) бар. Клуб каршында “Колокольчик” балалар вокаль ансамбле (2017 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Владимир Изге Ана” чишмәсе бар.

Авылда тарихи-мәдәни мирас истәлеге сакланган: алпавыт А.Е.Лебедев йорты (XIX йөзнең беренче яртысы, классицистик стильдә торак архитектурасы истәлеге; совет хакимияте чорында бинада участок хастаханәсе һәм бала тудыру йорты урнаша, хәзер тузган хәлдә, буш тора).

Авыл тирәсендә табигать истәлеге – “Турминка урман дачасы” – Гөбенә елгасының уңъяк ярындагы Кайбыч урманчылыгының Бәрлебашы участок урманчылыгына караган урман участогы (1989 елда аерып билгеләнә) урнашкан.

Археология истәлекләре – I һәм II Турминский торулыгы (буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

А.И.Евдокимова (1907–1998) – колхозчы, Социалистик хезмәт Герое, ТАССР Югары Советы депутаты (1951–1955 елларда);

Н.К.Краснов (1928 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

И.М.Фёдоров (1924–1971) – сержант, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша,  Апас шәһәр тибындагы поселогында аның бюсты куелган.

Халык саны

1782 елда – 177 ир-ат;
1859 елда – 622,
1897 елда – 902,
1908 елда – 1029,
1920 елда – 1097,
1926 елда – 885,
1938 елда – 922,
1949 елда – 525,
1958 елда – 438,
1970 елда – 291,
1979 елда – 236,
1989 елда – 194,
2002 елда – 214,
2010 елда – 187,
2017 елда – 190 кеше (руслар – 77%, чуашлар – 11%, татарлар – 10%).