Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1899 елда тузган мәчет (1833 елда төзелә) урынында төзелә, 1938 елда манарасы җимерелә, бинасы клубка бирелә), мәктәп (1890 елдан), җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 831 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1965 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Кайбыч авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “1 май” колхозы (беренче рәисе – Б.Габитов) оештырыла. Хәзер “Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылыкит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәктәп бинасында), 1953 елда – җидееллык (1956 елда яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык, 1966 елда – башлангыч, 1990 елда – тулы булмаган урта, 1995 елда – урта (1997 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2013 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла.

Авылда балалар бакчасы (1968 елдан), мәдәният йорты (1951 елдан, 1938 елда элекке мәчет бинасында клуб була; 1988 елда яңа бина төзелә), китапханә (1932 елда уку өе буларак ачыла, 1965 елдан – китапханә, 2000 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Салават күпере” балалар вокаль ансамбле (2010 елдан), “Ак калфак” фольклор коллективы (2015 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Ш.С.Алкин (1893–1918) – язучы, милли-азатлык хәрәкәтендә катнаша;

Р.А.Борһанов (1960 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, ТРның атказанган югары мәктәп хезмәткәре;

К.Г.Галимов (1935 елда туган) – төбәк тарихын өйрәнүче, ТРның Кайбыч районы турында китаплар авторы.

Халык саны

1782 елда – 74 ир-ат;
1859 елда – 411,
1897 елда – 900,
1908 елда – 1148,
1920 елда – 1009,
1926 елда – 838,
1938 елда – 784,
1949 елда – 833,
1958 елда – 734,
1970 елда – 717,
1979 елда – 688,
1989 елда – 512,
2002 елда – 486,
2010 елда – 442,
2017 елда – 474 кеше (татарлар).