Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, алпавыт хатын Н.И.Саврасова милкендә була, авыл атамасы аның исеме белән атала. Авылда аның утары урнаша, 1920 елларда бөлгенлеккә төшә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 429 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Надеждино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла, 1970 елда “50 лет Татарии” колхозы (Кичкеево авылы) составына керә. 1995 елдан – “50 лет Татарии” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, соңрак – “Золотая Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзер – “Ак Барс кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2001 елда авылга Морат урта мәктәбе күчерелә (яңа бина төзелә), 2005 елда аңа Дан орденының тулы кавалеры В.Р.Платонов исеме бирелә, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2005 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Р.Р.Мухина, коллекциясендә 150 саклау берәмлеге бар) ачыла.

2015 елда авылда күп функцияле үзәк төзелә, анда мәдәният йорты, китапханә урнаша, шулай ук балалар бакчасы (2001 елдан, хәзер мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елда яңа бина төзелә) бар.

2016 елда “Вспомним всех поимённо” һәйкәл-мемориал ачыла.

Халык саны

1859 елда – 396,
1897 елда – 737,
1908 елда – 882,
1920 елда – 691,
1926 елда – 718,
1938 елда – 409,
1958 елда – 170,
1970 елда – 173,
1973 елда – 181,
1989 елда – 169,
2002 елда – 194,
2010 елда – 164,
2017 елда – 168 кеше (руслар).