Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елда бер сыйныфлы училище ачыла, 1880 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда Чудотворец чиркәве, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, 2 ярма яргыч эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1011,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Цивиль өязе Иске Тәрбит волостена керә. 1920 елдан Чуаш автономияле өлкәсе составында, 1921 елдан – ТАССРның Буа, 1922 елдан Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Мәлки авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Красная революция” колхозы оештырыла, 1946 елда – Молотов исемендәге колхоз, соңрак “Восход”колхозы итеп үзгәртелә. 1959 елда берләштерелгән “Гигант” колхозы (Олы Тәрбит, Чүти, Байморза авыллары) составына керә. 1965 елда “Восход” колхозы (Олы Тәрбит, Иске Тәрбит авыллары) составында аерылып чыга. 1997 елдан “Восход” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы күбесенчә яшелчәчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда башлангыч мәктәп (яңа бина төзелә) ачыла, 1926 елда – җидееллык, 1948 елда – сигезьеллык, 1988 елда – урта, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1985 елда мәктәптә авыл тарихы музее (оештыручысы – А.С.Захарова) ачыла.

1942–1953 елларда авылда балалар йорты эшли, ул Украина, Белоруссия, Эстония һәм Латвиядән эвакуацияләнгән балалар өчен оештырылган була.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (барысы да – 2012 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), балалар бакчасы (1961 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2014 елдан), кәшәнә (2016 елдан, В.П.Ильяков акчасына төзелә) бар.

Мәдәният йорты каршында “Балтырган” балалар фольклор ансамбле (2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Л.И.Бичарина (1951 елда туган) – җырчы, ТРның халык артисты.

Халык саны

1774 елда – 100 ир-ат;
1859 елда – 353,
1897 елда – 656,
1908 елда – 789,
1920 елда – 889,
1926 елда – 870,
1938 елда – 1015,
1949 елда – 641,
1958 елда – 599,
1970 елда – 873,
1979 елда – 817,
1989 елда – 648,
2002 елда – 609,
2010 елда – 567,
2017 елда – 645 кеше (татарлар).