Тарихы

XVII йөздә чуашлар тарафыннан, башка мәгълүматлар буенча, 1730 елларда нигез салына. Баштагы исеме – Кюлпущ, XIX йөзнең беренче яртысыннан хәзерге исемдә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1883 елдан, 1904 елда 18 бала укый), 2 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 858 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Кече Мәми авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1921 елда авылда “Малалла” авыл хуҗалыгы коммунасы оештырыла, 1929 елда “Кызыл Йолдыз” итеп үзгәртелә (беренче рәисе – М.М.Мәйданов), 1958 елда – берләштерелгән Җәлил исемендәге колхоз, 1989 елда “Рассвет” колхозы составына керә. 1993 елдан – “Рассвет” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Золотой Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2012 елдан – “Заволжье” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда – авылда ликбез курслары һәм уку өе, 1925 елда башлангыч мәктәп (яңа бина төзелә) ачыла, 1935 елда – колхоз яшьләр мәктәбе, 1947 елда – кичке, 1948 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык (1969 елда мәктәп каршында интернат ачыла), 1984 елда – урта (2000 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2000 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла.

Авылда мәдәният йорты (1975 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1985 елдан, 1989 елда яңа бина төзелә, 2010 елдан мәктәп бинасында), күп функцияле үзәк (аның бинасында китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан), универсаль спорт мәйданчыгы (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Палан” фольклор ансамбле (1996 елдан), “Родничок” балалар хореография коллективы (2012 елдан), “Чекес” балалар вокаль ансамбле (2015 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 25 ир-ат;
1859 елда – 279,
1897 елда – 575,
1908 елда – 714,
1920 елда – 805,
1926 елда – 713,
1938 елда – 745,
1949 елда – 728,
1958 елда – 542,
1970 елда – 516,
1979 елда – 578,
1989 елда – 388,
2002 елда – 410,
2010 елда – 380,
2017 елда – 385 кеше (чуашлар – 93%).