Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә (XIX йөз уртасында төзелә), 3 су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 734 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Урсак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1963 елда Пушкин исемендәге колхоз составына керә (Олы Урсак авылы). 1993 елдан – “Таң” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, хәзер – “Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, китапханә бар.

Халык саны

1782 елда – 55 ир-ат;
1859 елда – 349,
1897 елда – 631,
1908 елда – 764,
1920 елда – 745,
1926 елда – 663,
1938 елда – 777,
1949 елда – 600,
1958 елда – 498,
1970 елда – 461,
1979 елда – 426,
1989 елда – 236,
2002 елда – 170,
2010 елда – 111,
2017 елда – 60 кеше (татарлар – 70%, чуашлар – 30%).