Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда Хуҗа Хәсән авылыннан бүленеп чыгу нәтиҗәсендә нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Кайбыч районында. 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Хуҗа Хәсән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда авылда “Красная заря” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла (беренче рәисе – П.Ф.Фёдоров), 1930 елда “Красная заря” колхозы итеп үзгәртелә, 1950 елда берләштерелгән Киров исемендәге колхоз (Александровка поселогы, Хуҗа Хәсән авылы) составына керә. 1994 елдан – Киров исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Гөбенә” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Авылда “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте умарталыгы урнашкан. Халкы күбесенчә кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (2017 елдан) бар. 1983–2016 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1938 елда – 191,
1958 елда – 99,
1970 елда – 98,
1979 елда – 88,
1989 елда – 90,
2002 елда – 92,
2010 елда – 98,
2017 елда – 108 кеше (татарлар – 99%, чуашлар – 1%).