Тарихы

1594 елга кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс төшерү һәм мунчала ясау, чыпта сугу кәсепчелеге, тугым, чана табаны ясау тарала.

XX йөз башында авылда Казан-Богородца чиркәве, земство мәктәбе (1914 елдан), 2 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1489 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Ульянково авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Крестьянка” колхозы (беренче рәисе – Г.С.Фёдоров) оештырыла, 1950 елда “Победа” колхозы итеп үзгәртелә, аның составына шулай ук Воскресенский һәм Победа авыллары керә. 1959 елда “Ульянково” колхозы составына керә, 1991 елдан авыл берләштерелгән “Дружба” колхозы составында (Воскресенский һәм Победа авыллары) аерылып чыга. 1998 елдан “Ульянково” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1954 елда авылда уку өе ачыла. 1968 елдан 2015 елга кадәр башлангыч мәктәп, 2015 елга кадәр балалар бакчасы (1991 елда яңа бина төзелә) эшли.

Авылда сөт кабул итү пункты (2017 елдан), клуб (1997 елда яңа бина төзелә), китапханә (1993 елдан, 1997 елдан клуб бинасында, 1997 елда төбәк тарихын өйрәнү почмагы), фельдшер-акушерлык пункты (1945 елдан, хәзер клуб бинасында), Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (1991 елдан) бар.

Клуб каршында “Радуга” балалар вокаль ансамбле (2012 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Корноухово торулыгы (буралы курган культурасы) ачыклана.

Күренекле кешеләре

И.П.Субботин (1922–1983) – гвардия сержанты, Дан орденының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1782 елда – 138 ир-ат;
1859 елда – 533,
1897 елда – 1025,
1908 елда – 1306,
1920 елда – 1204,
1926 елда – 1184,
1938 елда – 725,
1949 елда – 385,
1958 елда – 297,
1970 елда – 233,
1979 елда – 167,
1989 елда – 91,
2002 елда – 147,
2010 елда – 145,
2017 елда – 154 кеше (руслар).