Тарихы

1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Алексеев Пүчинкәсе исеме белән билгеле.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә, мич чыгару кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Изге Параскева чиркәве, земство мәктәбе (1888 ел), җил һәм су тегермәннәре, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1080,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Надеждино авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Красный починок” колхозы оештырыла, 1944 елда “Красный починок” һәм “Чистые ключи” колхозларына бүленә, 1950 елда “Красный починок” колхозына берләштерелә, 1970 елда “50 лет Татарии” колхозы (Надеждино авылы) составына керә. 1995 елдан “50 лет Татарии” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2010 елда зират янында Параскева Иконийская кәшәнәсе төзелә.

Күренекле кешеләре

В.Р.Платонов (1923–1967) – гвардия кече сержанты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры, Надеждино тулы булмаган урта мәктәбе аның исемен йөртә.

Халык саны

1782 елда – 126 ир-ат;
1859 елда – 373,
1897 елда – 574,
1908 елда – 685,
1920 елда – 734,
1926 елда – 673,
1938 елда – 460,
1949 елда – 299,
1958 елда – 200,
1970 елда – 154,
1979 елда – 118,
1989 елда – 89,
2002 елда – 92,
2010 елда – 72,
2017 елда – 68 кеше (руслар).