Тарихы

1619 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1871 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе буларак ачыла), 2 тегермән, тимерче алачыгы, 4 ярма яргыч,  вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1544,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Цивиль өязе Иске Тәрбит волостена керә. 1920 елдан Чуаш автономияле өлкәсе составында, 1921 елдан – ТАССРның  Буа, 1922 елдан Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Хуҗа Хәсән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда – авылда “Ключи Октября” колхозы (беренче рәисе – Д.Т.Боярин), 1931 елда “Хуҗахәсән” колхозы (беренче рәисе – А.Т.Грановский) оештырыла, 1946 елда алар Киров исемендәге колхозга берләштерелә, 1950 елда авыл берләштерелгән Киров исемендәге колхоз (Александровка поселогы, Кушкүл авылы) составына керә. 1994 елдан – Киров исемендәге крәстиян  хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Гөбенә” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1948 елда – җидееллык, 1962 елда – тулы булмаган урта, 1989 елда урта мәктәп (1970 һәм 2001 елларда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1998 елдан мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Л.И.Константинова) эшли.

Авылда мәдәният йорты (1930 елдан), китапханә (1921 елдан), балалар бакчасы (1991 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1940 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында  “Инешкәй” фольклор ансамбле (2016 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Кыр кизләве” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

В.В.Данилов (1937 елда туган) – ТРның атказанган икътисадчысы, төбәк тарихын өйрәнүче, туган авылы турында китаплар авторы;

И.К.Капитонов (1965 елда туган) – рәссам, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1747 елда – 121,
1782 елда – 123 ир-ат;
1859 елда – 571,
1897 елда – 823,
1908 елда – 1334,
1920 елда – 1354,
1926 елда – 1350,
1938 елда – 1314,
1949 елда – 1090,
1958 елда – 1036,
1970 елда – 1002,
1979 елда – 939,
1989 елда – 742,
2002 елда – 668,
2010 елда – 635,
2017 елда – 647 кеше (татарлар – 94%, чуашлар – 4%, руслар – 1%).