Тарихы

1646 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новое, Каратун исемнәре белән билгеле.

Халкы башта Зөя Троица-Сергиев монастыре карамагында була, 1764 елда – икътисади, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә, он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Троица чиркәве, земство мәктәбе (1868 ел), земство хастаханәсе (1881 ел), 1 су һәм 3 җил тегермәне, солод заводы, чәйханә, казна шәраб һәм 10 вак-төякләр кибете була, чәршәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1753 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Фёдоровский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “16 партсъезд” колхозы оештырыла. 1957 елда “Память Ленина” колхозы итеп үзгәртелә. 1959 елда аның составына Маркс исемендәге колхоз (Мөрәле авылы) керә. 1993 елдан – “Нива” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2002 елдан – “Большая Куланга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Золотой Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Авыл территориясендә “Кайбицкий спецсемлесхоз” (2003 елдан “Кайбыч имәнлекләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) һәм “Кайбицыагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте урнашкан.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, урман хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык, 1939 елда – урта, 1943 –1950 елларда – җидееллык, 1950 елда урта мәктәп (1974 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2011 елдан Е.Г.Тутаев (1932 – 1985) (1961–1981 елларда “Память Ленина” колхозы җитәкчесе) исемен йөртә.

2000 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (җитәкчесе – Т.Е.Любимцева) ачыла.

Авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы (1974 елдан, хәзер мәктәп бинасында), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2018 елда яңа бина төзелә), универсаль спорт мәйданчыгы, Троица Живоначальная гыйбадәт йорты (2010 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Вдохновение” (2015 елдан), “Грация” (2017 елдан) хореография коллективлары эшли.

2002 елга кадәр авылда участок хастаханәсе эшли, 2003 елда аның бинасында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт ачыла.

Күренекле кешеләре

А.П.Маслов (1924–1966) – гистолог, медицина фәнннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 264 ир-ат;
1859 елда – 644,
1897 елда – 1141,
1908 елда – 1441,
1920 елда – 1380,
1926 елда – 1421,
1938 елда – 1196,
1949 елда – 566,
1958 елда – 660,
1970 елда – 625,
1979 елда – 542,
1989 елда – 718,
2002 елда – 900,
2010 елда – 922,
2017 елда – 871 кеше (руслар – 60%, татарлар – 40%).