Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында ясаклы татарлар тарафыннан нигез салына, XVIII йөздә руслар күчеп утыра. Революөиягә кадәрге чыганакларда Ебалакова, Эбалаки исемнәре белән билгеле. Җирле халык Рус Ябалагы дип атый.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә һәм тәгәрмәч ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Владимир-Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1880 ел), мәчет (XVIII йөздә төзелә, 1934 елда манарасы киселә, 1950 елда тулысынча сүтелә), 2 җил тегермәне, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1277 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково,  1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Ябалак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный перекоп” колхозы (беренче рәисе – И.Н.Угольцев) оештырыла. 1957 елда – “Дружба” колхозы Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авыллары) составына керә, 1961 елда Ильич исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1993 елдан – “Бәрле” крәстиян  хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге, чөгендер үстерү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда элекке мәчет бинасында татар башлангыч мәктәбе эшли, 1960 елда рус башлангыч мәктәбе итеп үзгәртелә, 2015 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Владимир Изге Ана иконасы кәшәнәсе (2009 елдан), мәчет (2011 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Д.Х.Гыйззәтуллин (1952 елда туган) – дин эшлеклесе, РФ мөселманнары Диния назәрәте рәисе урынбасары;

А.Т.Сергеева (1920–2009) – терлекче, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры; 2019 елда авылда аңа мемориаль такта куела;

Л.Г.Хәмиди (1906–1983) – совет композиторы, Казакъстан ССРның халык артисты, Казакъстан ССРның Дәүләт бүләге лауреаты, Алмата шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала.

Халык саны

1782 елда – 94 ир-ат;
1859 елда – 719,
1897 елда – 1308,
1908 елда – 1621,
1920 елда – 1596,
1926 елда – 1274,
1938 елда – 1396,
1949 елда – 1079,
1958 елда – 811,
1970 елда – 649,
1979 елда – 477,
1989 елда – 309,
2002 елда – 260,
2010 елда – 195,
2017 елда – 203 кеше (руслар – 72%, татарлар – 27%).