Тарихы

1646 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 1 нче җамигъ мәчет каршында мәдрәсә (XX йөз башында Иркутск сәүдәгәре З.Шәфигуллин акчасына төзелә, тарихи-мәдәни мирас истәлеге), 2 җил тегермәне, 4 ярма яргыч, 10 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2866 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Цивиль өязе Кошелеев волостена керә. 1920 елдан Чуаш автономияле өлкәсендә, 1921 елдан Буа кантоны составында. 1921–1922 еллардан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Чүти авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Арыслан” (беренче рәисе – С.Сабитов) һәм “Горняк” (беренче рәисе – С.Юмаголов) колхозлары оештырыла, 1933 елда “Гигант” колхозына берләштереләләр. 1958 елда – “Безнең юл” колхозы (Олы тәрбит авылы), 1959 елда – “Восход” колхозы (Мәлки авылы) составына керә, 1965 елда “Йолдыз” колхозы (Олы Тәрбит авылы) составында аерылып чыга. 2004 елдан – “Гөбенә” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1992 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1979 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1996 елдан), китапханә (мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

1998 елда мәктәптә З.Бәшири исемендәге төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – Я.М.Чумарин, экспозициядә 250 саклау берәмлеге бар).

Мәдәният йорты каршында “Чүти мишәрләре” (2016 елдан) фольклор коллективы эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – I һәм II Чүти торулыгы (буралы курган культурасы) ачыклана.

Күренекле кешеләре

З.Ш.Башири (1888–1962) – язучы, тәрҗемәче, журналист;

М.Ш.Вахитов (1946 елда туган) – медицина фәннәре докторы, профессор;

Г.С.Сабиров (1912–1994) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Үзбәк ССРның монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры (1965–1978 елларда).

Чүти авылында Шәкүр Рәхимов туган (Шәкүр-карак буларак билгеле), бөтен округта билгеле булган ат караклары бандасын җитәкли (1925 елга кадәр, 78 кеше хөкем ителә).

Халык саны

1782 елда – 96 ир-ат;
1859 елда – 873,
1897 елда – 1867,
1908 елда – 2599,
1920 елда – 2782,
1926 елда – 2097,
1938 елда – 1561,
1949 елда – 1362,
1958 елда – 1206,
1970 елда – 1047,
1979 елда – 1069,
1989 елда – 823,
2002 елда – 709,
2010 елда – 673,
2017 елда – 661 кеше (татарлар).