Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Колаңгы, Югары Колаңгы, Петропавел исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында поселокта Петр һәм Павел чиркәве (1803 елдан, 1868 елда үзгәртеп корыла, классицистик стильдә дини архитектура истәлеге, чиркәүнең очы һәм чаң манарасы юкка чыккан, хәзер тузган хәлдә), земство мәктәбе, 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1144 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Мөрәле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Поселокта ике төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 144 ир-ат;
1859 елда – 372,
1897 елда – 661,
1908 елда – 818,
1920 елда – 809,
1926 елда – 750,
1949 елда – 303,
1958 елда – 505,
1970 елда – 160,
1979 елда – 119,
1989 елда – 72,
2010 елда – 39,
2017 елда – 33 кеше (руслар – 83 %).