Тарихы

XVIII йөз башында чуашлар һәм татарлар тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Киксары (Кайгаксары), Эрре исемнәре белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1911 елдан, 1938 елда бинасы башлангыч мәктәпкә бирелә), мәктәп, чиркәү (1910 елдан, 1932 елда ябыла, бинасы клуб һәм китапханәгә бирелә, хәзер тузган хәлдә), земство бер сыйныфлы ир балалар училищесе (1911 елда 46 ир бала укый), Изге Гурий борадәрлеге кыз балалар мәктәбе (1869 елдан, 1911 елда 25 кыз бала укый), 2 җил тегермәне, 3 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 526,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Тояба волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Мәлки авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Горький исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елда – Калинин исемендәге колхоз, 1959 елда – “Знамя” колхозы, 1960 елда берләштерелгән “Гигант” колхозы составына керә. 1965 елда авыл “Восход” колхозы составында аерылып чыга. 1997 елдан “Восход” фермер хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1958 елда – җидееллык, 1966 елда башлангыч мәктәп (1991 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Клуб каршында “Улыбка” балалар театр коллективы (2015 елдан) эшли. Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 69 ир-ат;
1859 елда – 215,
1897 елда – 491,
1908 елда – 761,
1926 елда – 484,
1938 елда – 475,
1949 елда – 367,
1958 елда – 360,
1970 елда – 102,
1979 елда – 261,
1989 елда – 167,
2002 елда – 152,
2010 елда – 132,
2017 елда – 135 кеше (татарлар).