Тарихы

XIX йөз урталарына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Икенче Александровка исеме белән билгеле.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Цивиль өязе Иске Тәрбит волостена керә. 1920 елдан Чуаш автономияле өлкәсе составында, 1921 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Хуҗа Хәсән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Александровка” колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.Н.Карпов), 1950 елда берләштерелгән Киров исемендәге колхоз (Хуҗа Хәсән, Кушкүл авыллары) составына керә. 1994 елдан – Киров исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Гөбенә” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Поселокта “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте умарталыгы эшли. Төзекләндерелгән “Александровка” чишмәсе бар.

Халкы күбесенчә бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 296,
1897 елда – 126,
1908 елда – 153,
1920 елда – 90,
1926 елда – 72,
1938 елда – 99,
1958 елда – 55,
1970 елда – 44,
1979 елда – 33,
1989 елда – 27,
2002 елда – 17,
2010 елда – 9,
2017 елда – 8 кеше (татарлар).