Тарихы

XVIII ахыры – XIX йөз башында Сарапул өязе Козловка волостеның Бобровка авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Беренче исеме – Зуев Починок.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм буяу ясау кәсепчелеге тарала. Үзләре җитештергән буяу белән Уфа губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләрендә сату итәләр.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 633,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Пьянобор волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Красный Бор авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Пригорный” колхозы оештырыла, соңрак “Активист” колхозы (Күләгәш авылы) составына керә. 1968 елда “Активист” колхозы “Прикамец” колхозы (Красный Бор авылы) белән  “Красный Бор” совхозына берләштерелә.

Хәзерге вакытта “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халык саны

1859 елда – 355,
1890 елда – 462,
1920 елда – 428,
1926 елда – 494,
1938 елда – 461,
1949 елда – 394,
1958 елда – 308,
1970 елда – 249,
1989 елда – 107,
2002 елда – 78,
2010 елда – 38,
2015 елда – 32 кеше (руслар).