Эчтәлек

Кыска вакыт арасында (10-9-10-14 с) үтә тиз узучан яктылык процессларын өйрәнү өчен чыгарылган ысул.

1956 елда И.В.Курчатов исемендәге Атом энергиясе институтында (Мәскәү) Е.К.Завойский белән С.Д.Фанченко тарафыннан тәкъдим ителә һәм нигезләнә.

Завойский-Фанческо ысулы нигезендә электрон-оптик үзгәрткечләрнең (ЭОП) – оптик сурәтне бер спектр өлкәсеннән икенчесенә күчерү яки сурәт яктылыгын көчәйтү өчен алдан куелган электрон-вакуумлы приборларның үтә инерциясезлеге ята. Оптик сурәтне электрон сурәткә үзгәрткеч фотокатод (бу ысул рәсемдә ачык аңлатыла) – ЭОПның төп элементы. Объектив (О) ЭОП фотокатодында яктылык чыганагының (А) сурәтен (А1) бирә. Фотокатодтан очып чыга торган электроннар тизләткеч балдаклардан (К1, К2) һәм диафрагмадан (Д) гыйбарәт булган электрон система ярдәмендә фокуслаша. Флуоресценцияләүче экранга (Э) төшү алдыннан электроннар тиз әйләнүчән магнит яки электр кыры (К) өлкәсе аша таралалар, шуңа күрә экранда (Э) яктылык чыганагындагы сурәт мизгел эчендә җәелеп өлгергән була.

Исәпләве мөмкин булган минималь вакыт арасы өчен түбәндәге аңлатма алына:  ∆t = T/2πRδ, биредә Т – кырның әйләнү периоды, R – экрандагы җәелмә әйләнәсе радиусы, δ – экранда 1 см сурәттәге штрихлар саны.

Бу аңлатмада әһәмиятле мәгънәви зурлыклар: Т=10-10 c, R=5 см, δ=300 штрих/1 см, ∆t =10-14 с, ягъни 10 фемтосекунд (бер фемтосекунд 10-15 с ка тигез). Шундый югары сыйфатлы ысул фемтосекундлы лазер импульслары оптикасында һәм фемтосекундлы лазер спектроскопиясендә кулланыш таба.

Әдәбият

Завойский Е.К., Фанченко С.Д. Физические основы электронно-оптической хронографии // Докл. АН СССР. 1956. Т. 118;

Ахманов С.А., Выслоух В.А., Чиркин А.С. Оптика фемтосекундных лазерных импульсов. Москва, 1988;

Лебедева В.В. Экспериментальная оптика. Москва, 1994.              

Автор – В.В.Самарцев