Эчтәлек

Биографиясе

1912 елның 31 декабре, Казан губернасы, Цивильск өязе Чүти авылы – 1994 елның 17 ноябре, Ташкент шәһәре.

1946–1965 елларда Фирганә монтаж идарәсе башлыгы. 1965–1978 елларда Үзбәкстан ССРның монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры.

Каналлар һәм таулардагы тарлавыклар арасында асылма күперләр эшләү остасы. Нефть химиясе аппаратларын эретеп ябыштыру өчен манипулятор (1962 ел), сферик резервуарларны вальцовка алымы белән күпләп җитештерү җайланмасы (1964 ел) уйлап табып гамәлгә куючыларның берсе.