Эчтәлек

1907 елда, фаразлар буенча, архитектор К.С.Олешкевич проекты буенча, романтик модерн стилендә икмәк белән сәүдә итүче һәм он тарту предприятиеләре хуҗасы, борынгы помор бердәмлегендәге иске дин тарафдарлары җәмәгате лидерларының берсе М.И.Оконишников өчен салына. Бакчага караган көньяк-көнчыгыш почмагы түгәрәкләнгән, Чабакса осталары чүкеп ясаган тимер рәшәткә эчендәге кишәрлекнең түрендә урнашкан һәм бакча белән әйләндереп алынган ике катлы, турыпочмаклы бина. Йортның төп ишеге урам фасадының төньяк-көнбатыш ягына күчерелгән һәм биек түбә астында кисек чатыр рәвешендәге ризалит булып тора. Беренче катка алгы бүлмә, кунак бүлмәсе, ашханә һәм хуҗалык бүлмәләре, икенче катта тәрәзәләре бакчаның көньягына караган тантаналар залы, кабинет һәм торак бүлмәләре урнашкан. Беренче катта шул ук яктагы бакчага ике баскычлы терраса чыгып тора. Икенче каттагы веранда көнчыгыш якта урын алган. Кирпеч диварлар штукатурланган. Фасадлар купшы декоратив бизәлеше белән аерылып тора. Катлар әвәләп ясалган үсемлек бизәкләре төшерелгән фризлы, профиль бирүче кәрниз белән бүленгән. Урам фасадының үзәк өлеше ян-якларына гөл чүлмәкләре куелган аттик белән аерылып тора. Кәрниз астыннан әвәләп ясалган тасмалы һәм чуклы тәкыя белән бизәлгән киң фриз сузылган. Тулаем фасадларны бизәгәндә барокко стиленең стильләшкән формалары киң файдаланылган. Сырлап бизәлгән имән ишек өстендәге кронштейннарга беркетелгән бизәкле чуен чыгынты фасадның бизәге булып тора.

1920 елларда бинада — НКВД бүлекчәләре, соңрак балалар поликлиникасы эшли. 1989 елдан биредә ТР Язучылар берлеге идарәсе урнаша.

Әдәбият  

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.                              

Автор — Х.Г.Надыйрова