Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше, чыпта-кап сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1830 елдан) була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 704,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кодаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда дуңгыз фермасы була (2006 елда бетерелә).

Халык саны

1811 елда -100,
1859 елда – 169,
1887 елда – 298,
1905 елда – 376,
1920 елда – 492,
1926 елда – 474,
1938 елда – 352,
1958 елда – 130,
1970 елда – 91,
1989 елда – 22,
2002 елда – 9,
2010 елда – 5,
2015 елда – 4 кеше (татарлар).