Эчтәлек

Тамыры белән борынгы фарсы мифологиясенә барып тоташа, анда ул явыз рух. Аның асылына уңай төсмерләр, сыйфатлар килеп керә. Урта гасырлар башында төрки халыклар мифологиясе, фольклоры һәм язма әдәбиятында Пәри — явызлык (аждаһа, дию белән охшаш) һәм мәрхәмәтлелек сыйфатларын гәүдәләндергән катлаулы һәм каршылыклы персонаж.

Пәри хатын-кыз, сирәгрәк ир-ат, җәнлек, күгәрчен кыяфәтендә яисә учак ялкыны рәвешендә күренергә мөмкин.

Идел буе, Урал төркиләре ышануларында икенче бер явыз рух — дию белән янәшә куела.

Татар әкиятләре, хикәяләре һәм дастаннарында чибәр һәм батыр каһарманнар, гадәттә, кеше белән Пәри никахыннан туган дип санала («Идегәй», «Сәйфелмөлек»), кайчак алар су асты патшалыгына нисбәтле («Түләк», «Ийртөшлек», «Алтын балык»).

Кайбер фольклор әсәрләрендә Пәри көтүләре («Чүмеч», «Өч күгәрчен»), Пәри шәһәрләре («Тапкыр егет») турында сөйләнә. Бараба татарларында Пәри — зәхмәтле тәмугъ көче, ул һавада очып йөри, Пәри кагылган кеше сөйләшү һәм ишетү сәләтен югалта.

Пәри кешеләрне, күп очракта сабый балаларны һәм балигъ булмаган яшь кызларны алыштыру сәләтенә ия («пәри алмаштырган» кебек әйтемнәр шуны раслый). Кешене алыштыру темасы «Кыйссаи Йосыф» поэмасында да чагылыш таба: Зөләйха үзенең карт ире, Мисыр хакиме янына гүзәл Пәри кызларын җибәрә.

Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә» поэмаларында Пәриләр гүзәллек фәрештәләре, оҗмахтагы хур кызлары кыяфәтендә сурәтләнә (мәҗүсилек һәм мөселман күзаллауларының үрелүе). Пәри образы Г.Тукай, Г.Исхакый, Н.Думави әсәрләрендә дә урын ала.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Әкиятләр. К., 1977. 1 кит.;

Баязитова Ф.С. Себер татарлары. Рухи мирас: Гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. К., 2001;

Авеста в русских переводах (1861–1996). СПб., 1997;

Рак И.В. Мифы древнего и раннесредневекового Ирана (Зороастрийская мифология). СПб., 1998.

Автор — Ф.И.Урманчеев