Милли оркестрда катнашучылар саны 20–30 кешегә җитә; гадәттә, җитәкчеләре — милли сәнгать, традицион профессор музыка иҗаты вәкилләре була. Милли оркестрлар 1905–1907 елгы революциядән соң иҗтимагый тормышны демократияләштерү һәм дин йогынтысыннан арындыру уңаеннан күпләгән шәһәр һәм авылларда татар мәдәни-агарту оешмалары каршында, шулай ук театр һәм музыка сөючеләр түгәрәкләрендә киң үсеш ала.

Казанда В.Апанаев, И.Галиәкбәров, Г.Зайпин җитәкчелегендә, шул исәптән Шәрекъ клубы һәм «Сәйяр» драма труппалары каршында берничә инструменталь коллектив эшли. Кыллы зур оркестрлар Уфа (җитәкчесе Г.Ижбулдин), Троицк (Г.Булатов), Ташкент («Чишмә» җәмгыяте каршында М.Мансуров җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры), Оренбург (И.Илялов җитәкчелегендәге мандолина һәм гитаралардан торган «неаполитан оркестры») һ.б. шәһәрләрдә була. Зур милли оркестрлар Мәскәүдә, Петербург, Әстерхан, Самара, Саратов, Төмәндә һәм Россиянең татарлар яшәгән башка шәһәрләрендә оештырыла. Оркестрлар репертуары нигезен татар халык көйләре, концерт бирүче татар музыкантлары иҗат иткән оригиналь пьесалар, Европа һәм рус көнкүреш музыкасы (маршлар, биюләр һ.б.) тәшкил итә. Милли оркестрлар әдәби-музыкаль һәм бию кичәләрендә, концертларда актив катнашалар, чыгышлары граммофон пластинкаларына яздырыла. Колоритлы һәм масштаблы яңгырашлары белән тыңлаучылар алдында зур популярлык казаналар. Милли оркестрлар, профессиональ, һәвәскәр һәм милли драма труппалары белән хезмәттәшлек итеп, спектакльләр алдыннан һәм антрактларда чыгышлар ясыйлар.

Милли аудиторияне музыка сәнгатенең яңа формаларын үзләштерүгә әзерлиләр, инструменталь ансамбльнең башкару сәнгатен үстерүгә булышлык итәләр һәм хәзерге татар профессиональ музыка сәнгате формалашуга сизелерлек йогынты ясыйлар. Оркестрантлар арасыннан С.Габәши, С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров кебек күп кенә танылган татар композиторлары һәм музыкантлары үсеп чыга.

Автор — Ш.Х.Монасыйпов