Тарихы

Авылга 1808 елда Бимә авылыннан күченүчеләр нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук урман эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда тегермән була. 1913 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 264,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Бимә волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән –Әгерҗе, 1924 елдан –  Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Әзи (Азеево) авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Застрельщик” колхозы (беренче рәисе – И.К.Орехов) оештырыла. 1959 елда  “Маяк” колхозы (Әзи авылы) составына керә, 1982 елдан “Әзи” ышанычлылык ширкәте. 1994 елда “Әзи” дән “Заря” ышанычлылык ширкәте аерылып чыга.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда К.С.Степанова (мари язучысы М.С.Герасимовның туганы) башлангычында башлангыч мәктәп ачыла. Башта В.Алексеев йортында урнаша, аннары бай крәстиян Элай йортының икенче катын били. 1922 елда монда Америка ярдәм администрациясе (“АРА”) хәйрия оешмасының ашханәсе ачыла.

1961 елда – мәктәп өчен агач, 1992 елда кирпеч бина төзелә, 1997 елдан урта мәктәп (2007 елдан яңа бинада, шунда ук балалар бакчасы урнаша).

Авылда мәдәният йорты (1934 елдан, 1990 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1811 елда – 16 ир-ат;
1859 елда – 167,
1890 елда – 246,
1920 елда – 471,
1926 елда – 523,
1938 елда – 467,
1949 елда – 488,
1958 елда – 433,
1970 елда – 416,
1989 елда –253,
2002 елда – 247,
2010 елда – 241,
2015 елда – 231 кеше (марилар).