Татарстан Республикасының хәзерге Югары Ослан районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 31 км, Ташкабак пристаненнан 6 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тәмте районы Яңа Болгар авыл советы, 1948 елдан – Югары Ослан районы Яңа Болгар авыл советы, 1963 елдан – Яшел Үзән районы Матюшино авыл советы, 1966 елдан Югары Ослан районы Матюшино авыл советы составында. Халык саны – 111 кеше (1930 ел, чуашлар), 93 кеше (1939 ел, чуашлар), 78 кеше (1956 ел, чуашлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.