Тарихы

Авылга XVII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чаж (Чаш), Починок по речке Чаж исемнәре белән дә билгеле.

1797 елгы мәгълүматлар буенча, бертуган Хәмит һәм Сәйфулла Муракаевлар, бертуган Монасыйп һәм Гобәйдулла Субаевлар 2100 сум капитал белән өченче гильдия сәүдәгәрләр санала. XX йөз башында Шәрәфетдин Ишморатовның Сарапул, Самара, Семипалатинск, Николо-Берёзовкада кибетләре була, 1917 елда Семипалатинскида ресторан ача.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, почта станциясе, базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1897 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Тәбәрле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “XI Октябрь” колхозы оештырыла, соңрак “Игенче” колхозы итеп үзгәртелә. 1961 елдан “Үрнәк” колхозы (Мукшур авылы) белән берләштерелә.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Ш.М.Әхмәдишин (1939 елда туган) – Чүпрәле районы башлыгы (1992–1994 елларда), Татарстан республика инкассация идарәсе башлыгы;

Л.Н.Мусин (1913–1997) – Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның Мөслим районы Киров исемендәге колхозы җитәкчесе.

Халык саны

1762 елда – 136,
1859 елда – 443,
1887 елда – 608,
1905 елда – 741,
1920 елда – 956,
1926 елда – 1067,
1938 елда – 847,
1958 елда – 381,
1970 елда – 281,
1989 елда – 148,
2002 елда – 120,
2010 елда – 116,
2015 елда – 106 кеше (татарлар).