- РУС
- ТАТ
1897 елның көзендә Казанда К.К.Газенбуш тарафыннан оештырыла.
2 түгәрәкне – Казан университеты һәм ветеринария институты студентларын һәм Алафузов предприятиеләре эшчеләрен (барысы 30 лап кеше, шул исәптән А.П.Беликов, В.В.Владимирский, Н.И.Гусев, П.Н.Зимин, И.Е.Крутиков, С.И.Потёхин, А.А.Рейпольский, А.И.Шибков) берләштерә.
Газенбуш төркеме Алафузов предприятиеләрендә, дары заводында, шәһәр типографияләрендә агитация һәм пропаганда эше алып бара; хастаханә кассалары, яшерен китапханәләр, үз белемеңне күтәрү түгәрәкләре оештыра; студентлар һәм эшчеләр арасында листовкалар һәм прокламацияләр тарата; П.Г.Кузнецов һәм П.А.Смелов булышлыгында Перов типографиясе хәреф җыючылары стачкасын (1898 елның феврале), 1898 елның маенда К.К.Газенбуш, Н.И.Гусев һәм И.Е.Крутиков җитәкчелегендә Идел буенда эшчеләр маёвкасын оештыра.
Газенбуш төркеме Г.В.Плехановның «Хезмәтне азат итү» («Освобождение труда») төркеме һәм Санкт-Петербург, Мәскәү, Вятка, Киев, Кострома, Түбән Новгород, Пермь, Саратов, Сембер социал-демократик оешмалары белән элемтәгә керә.
1898 елның ноябрендә полиция тарафыннан ачыла һәм куып таратыла, 1899 елның җәендә яңа составта торгызыла.
Очерки истории партийной организации Татарии. Казань, 1973;
Летопись борьбы и свершений: Хроника партийной организации Татарии 1883-1985. Казань, 1985. Кн. 1.
Автор – Е.Б.Долгов.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.