Тарихы

1730–1740 елларда нигезләнә. Беренче килеп төпләнүчеләр – Кама аръягы чик сызыгының соңрак дәүләт крестьяннары катлавына күчерелгән игенче солдатлары. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек, май язу һәм он тарту кәсепчелеге, шулай ук сәүдә итү тарала.

XX йөз башында агач Крестовоздвижение чиркәве (1867 елда төзелә; 1907–1917 елларда яңа таш бина салына), земство мәктәбе (1869 елдан эшләүче приход мәктәбе урынында 1875 елда ачыла) һәм чиркәү-приход мәктәбе (1894 елда ачыла), 1 су һәм 6 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 май язу йорты, 3 тимерче алачыгы, сыраханә, 1 казна шәраб һәм 11 вак-төякләр кибете була, шимбә базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 7153 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Черемухово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1923 елда авылда коммуна (рәисе – В.Соколов) булдырыла, 1932 елда «Моссовет» колхозы (беренче рәисе – И.Кузнецов) оештырыла. 1951 елдан авыл – берләштерелгән «Память Ленина» колхозының (аңа шулай ук юкка чыккан Подлесный, Труд Крестьянина поселоклары хуҗалыклары керә) үзәк утары.

1957 елдан колхоз «Черемуховский» совхозы (Черемухово Бистәсе авылы – үзәк утары; аңа шулай ук Рус Чабаксары, Екатерина Бистәсе, Яңа Иванаево авыллары һәм юкка чыккан Давыдовка, Кленчуха, Подлесный, Талейка поселоклары, Ивановка, Труд Крестьянина авыллары хуҗалыклары керә) итеп үзгәртелә. Гигант совхозның үз машина-трактор станциясе, кирпеч заводы, витамин оны җитештерү агрегаты була. 1965 елда «Черемуховский» совхозыннан «Шешминский» совхозы (Екатерина Бистәсе авылы) аерылып чыга.

1970 еллар башында – «Закамский» (Благодаровка поселогы), 1991 елдан – «Чебоксарский» (Рус Чабаксары авылы) совхозлары, 1996 елдан – «Черемуховский» күмәк предприятиесе, 2000–2006 елларда «Черемуховский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан «Кулон» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча шушы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла, ул 1932 елда – җидееллык, 1938 елда – урта мәктәп (2015 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (бинасы 1976 елда төзелә), китапханә (сугышка кадәрге чорда уку йорты буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты (2017 елдан яңа бинада), «Березка» балалар бакчасы (1928 елдан), Архангел Михаил чиркәве (2011 елдан), зират каршында кәшәнә, «Черемухово шифалы чишмәсе» бар.

Мәдәният йорты каршында «Рябинушка» фольклор ансамбле (1980 елдан; 2002 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Н.Д.Беспалова) һәм аның «Рябинка» балалар төркеме эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Черемухово Бистәсе I, II авыллыклары (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Черемухово Бистәсе шәһәрлеге («Татар шәһәрчеге», монголларга кадәрге чор болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

А.С.Кузнецов (1955 елда туган) – педагог, спортчы, тренер (грек-рим көрәше, милли көрәш), педагогка фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган тренеры.

Халык саны

1859 елда – 2095,
1897 елда – 2213,
1908 елда – 4920,
1920 елда – 4759,
1926 елда – 4383,
1938 елда – 2513,
1949 елда – 1642,
1958 елда – 1927,
1970 елда – 1868,
1979 елда – 1448,
1989 елда – 979,
2002 елда – 843,
2010 елда – 701,
2020 елда – 685 кеше (руслар).