Тарихы

1646 елдан алпавыт Яушевлар биләмәсе буларак мәгълүм.

XVII йөз – XVIII йөз башы чыганакларында Наҗарбаш исеме белән дә билгеле. XVIII йөзнең икенче чирегендә Тәфкилевләр нәселе милкенә, XIX йөздә дворяннар Алкиннар, Моратовлар, кенәз Чанышевлар карамагында була.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук итек тегү, урман эше, сал агызу, тарантас ясау кәсепчелеге тарала.

Халкы Тирсә кузгалышында һәм Е.И.Пугачёв җитәкчелегендә 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, земство рус-татар мәктәбе була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 660,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Көчек волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Тирсә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда “Наҗар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1762 елда – 163,
1858 елда – 395,
1887 елда – 363,
1920 елда – 709,
1926 елда – 550,
1938 елда – 527,
1958 елда – 271,
1970 елда – 213,
1989 елда – 137,
2002 елда – 96,
2010 елда – 99,
2015 елда – 90 кеше (татарлар).