Кабер ташларына язылган эпиграфика ядкәрләре аеруча өйрәнелгән дип санала.

XIII йөз ахыры — XIV йөз башы ядкәрләре

Кабер ташы. XIV йөз башы

Болгар тарих-архитектура тыюлыгы музее

Каберләр өстенә таш яки агач һәйкәлләр кую белән бәйле мәҗүсилек традициясе (кара Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләре) татар халкында алга таба да саклана. Фәнни яктан теркәлгән иң борынгы ядкәр 1244 елга карый.

Борынгы төрки (кара Идел буе рун (чөй) язуы истәлекләре) һәм ислам традицияләренә нигезләнгән кабер ташъязмалары XIII йөз ахырында киң таралыш ала. Урта Идел буендагы 92 торак пунктта XIII йөз ахыры — XIV йөз башына караган якынча 400 ядкәр табыла. Алар барысы да диярлек озынлык һәм киңлек чагыштырмасы 4:1 нисбтендәге турыпочмаклы стела рәвешендә була. Кагыйдә буларак, язмалар кабер ташларының өслегенә чокып язылган, шулай да борынгы Болгар шәһәре территориясендә күпчелек ядкәрләрнең язмалары ташларның ян-якларында һәм арткы ягында да очрый. Текстлар, гадәттә, Коръән аятьләрен, җирләнгән кешенең исемен, нәселен, үлем датасын һәм үлгән кешегә багышланган яхшы теләкләрне үз эченә ала.

Болгар каберлекләрендә язусыз, шулай ук төрле билгеләр куелган яки бөтенләй эшкәртелмәгән ташлар да урнаштырылуы билгеле. Күпчелек стелалар үсемлек һәм геом. орнаментлар белән бизәлгән. Алар, гадәттә, тимпанда һәм кайма буйлап, сирәк кенә ташның арткы ягында урнашкан. Болгар, Кирмән-Җүкәтау, Көнчыгыш һәм Төньяк төбәкләренә караган ядкәрләрдәге текстларның сәнгати бизәлеше һәм структурасында җирле һөнәрче осталарның традицияләре белән бәйле аермалар табыла.

Ядкәрләрдәге текстлар куфи, сөлес, нәсех (кара Гарәп язуы үрнәкләре), батынкы һәм рельефлы шрифт кебек төрле стильләр белән бизәлә. Язу өчен гадирәк дип табылган шрифт болгар куфие исемен йөртә. Тарихчы Н.Ф.Калинин һәм тюрколог Һ.В.Йосыпов ташъязмаларның ике стилен аерып карыйлар: 1) гарәп һәм төрки телләрдә рельефлы сөлес шрифты белән; 2) болгар телендәге текстны куфи шрифты белән башкару. Иң борынгылары гарәп телендә һәм Идел буе төрки телендә языла. XIII йөздә алар кабер ташъязмаларының 70% тан артыгын тәшкил итә. Ядкәрләрнең бер өлеше болгарларның сакланып калган ыру-кабилә шивәләрен чагылдыра. Күпчелек тикшеренүчеләр (Н.Ф.Калинин, Һ.В.Йосыпов, Л.Җ.Җәләй, М.З.Зәкиев, Ф.С.Хәкимҗанов) фикеренчә, эпиграфика ядкәрләренең теле бертөрле түгел һәм Идел буе татарлары теленә якын.

XV йөз ядкәрләре

Кабер ташы. XVI йөз

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы

XIV йөз уртасында Алтын Урда хакимияте кризис кичерү һәм таркала башлау белән бәйле рәвештә ядкәрләрнең саны кими башлый, бизәлешләренең сәнгати дәрәҗәсе төшә. XIV йөз ахырына — XV йөз башына караган өч ядкәр билгеле. Ядкәрләр татар телендә язылган (гарәп телендә эшләнгән Коръән формуласыннан тыш). XV йөз башында — Казан ханлыгы формалашу чорында кабер ташлары эшләү традициясе яңа нигездә торгызыла. Сакланып калган 200 дән артык кабер ташының күпчелеге XVI йөз башында куелган. Ядкәрләр хронолик яктан һәм эшләнешләре белән берничә төргә бүленә: 1) очлы яки турыпочмаклы башлы һәм өске өлешендә алты почмаклы йолдыздан гыйбарәт булган; 2) ярымтүгәрәк башлы һәм бүлемтекле орнамент яки үрелмә рәвешендәге каймалы; 3) очлы яки киль рәвешендәге башлы, уксыман а`ркалы; 4) очлы башлы һәм буеннан-буена орнаментлы (йөзем тәлгәше) ядкәрләр; өске өлешендә — лалә рәвешендәге бизәк; 5) нәфис итеп бизәлгән һәм арткы, ян якларында язмалары булган ташлар.

XVI — XVII йөз ядкәрләре

Кабер ташы. XVI йөз

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы

XVI йөзнең 2 нче чирегендә ташларның өске өлешен зур үсемлек орнаментлары белән бизәү, ян-якларында язулар һәм арткы ягында кабер ташы куючының кем булуын теркәү формасында эшләү гадәткә керә. Кабер ташлары язулары татар һәм гарәп телләрендә була. Казан ханлыгы җимерелү эпиграфика ядкәрләре әзерләүне берникадәр вакытка тоткарлый. XVI йөзнең икенче яртысындагы — XVII йөздәге 50 гә якын ядкәр сакланган (башлыча, Касыйм шәһәрендә). Нигездә, алар Казан кабер ташлары белән охшаш, әмма аеруча купшы бизәлгән, Коръән формулалары, текстта кардәшлек титуллары һәм терминнары күп булу белән аерылып тора.

Кабер ташы. XVI йөз

Биектау районының Туктамыш авылы

XVIII йөз уртасы — XX йөз башы ядкәрләре

Кабер ташы. XIX йөз

Чистай районының Наратъелга авылы

XVIII йөз уртасыннан эпиграфика ядкәрләре традициясе торгызыла. XVIII йөзнең 2 нче яртысына — XX йөз башына нисбәтле язулы кабер ташлары күпчелек очракта татар халкы тупланып яшәгән территориядәге татар торак пунктларында еш очрый.

Әдәбият                

Фейзханов Х. Три надгробных болгарских надписи // Изв. Имп. рус. археол. об-ва. 1863. Т. 4; 

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.-Л., 1960; 

Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык. М., 1987; 

Закиев М.З., Кузьмин-Юманади Я.Ф. Волжские булгары и их потомки. К., 1993; 

Мухаметшин Д.Г. Татарские эпиграфические памятники: Региональные особенности и этнокультурные варианты. К., 2008.                               

Автор — Җ.Г.Мөхәммәтшин