Тарихы

1640 елдан мари авылы буларак билгеле. XVII йөз ахырыннан монда татарлар күчеп утыра.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык. Мәскәү, Пермь, Оренбург, Екатеринбург шәһәрләренә, Мәкәрҗә ярминкәсенә, Урта Азия һәм Себергә сәүдә эше белән йөрү кәсепчелеге тарала.

Авылның эре сәүдәгәрләре арасында М.Әхмәтҗанов, Саттаровлар, Арслановлар, Гобәйдуллиннар, Әминевлар, Гыйззәтуллиннар, Исмәгыйлевләр, Җәләлетдиновлар, Төхвәтуллиннар искә алына.

XIX йөз ахырында авылда 2 кымыс белән дәвалау йорты (аларның берсе 1921 елга кадәр эшли, хуҗасы 1917 елга кадәр сәүдәгәр Г.Гобәйдуллин була), 2 су тегермәне, 2 кирпеч заводы, 12 вак-төякләр кибете була.

XVIII йөз уртасында авылда беренче мәчет ачыла.

“Сарапул өязе уку йортлары турындагы хәбәрләр”дә (“Ведомости об учебных заведениях Сарапульского уезда…”) (1831 ел) авылда Финанслар министрлыгы карамагындагы 1811 елда нигез салынган приход училищесе (35 укучы укый) булу турында мәгълүмат бар.

1850 елларның икенче яртысында авылда мәдрәсә өчен берничә бина, 1875 елда сәүдәгәр М.Әхмәтҗанов акчасына тагын ике бина төзелә.

1881 елда имам Г.Нигъмәтуллин тарафыннан мәчет каршында мәхәллә мәдрәсәсе ачыла, 1895 елдан аның уллары Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар укыта башлагач, мәдрәсә җәдитчә белем бирү йорты һәм бөтен Россиягә мәгълүм мөселман мәгърифәт үзәге буларак таныла. 1908–1911 елларда ел саен якынча 500 шәкерт укый.

Мәдрәсәдә нашир һәм мөхәррир Я.Хәлили, мәгърифәтче-журналист, археограф З. Максудова, шагыйрь Д.Гобәйди, язучы Н.Думави, татар фикер иясе һәм мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, тел белгече-тюрколог, татар профессиональ әдәбият тәнкыйтен һәм эстетик фикерне нигезләүче Җ.Вәлиди, язучы С.Җәләл укый һәм укыта.

1901 елда Мөхлисә Буби башлангычында алты еллык татар кыз балалар мәктәбе ачыла, 1905 елдан анда рус теле укытыла.

1907 елда Сарапул өязе земствосы хисабына бер сыйныфлы кыз балалар рус-татар училищесе (1912 елда ябыла) ачыла, ул хатын-кызлар мәдрәсәсенең бер өлеше булып тора. Иж-Буби хатын-кызлар мәдрәсәсе кыз балалар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре өчен укытучылар әзерли торган беренче уку йорты була.

1911 елда мәдрәсә ябыла, бертуган Бубилар панисламчылык һәм пантөркичелекне пропагандалауда гаепләнеп, кулга алыналар, М.Буби Троицкийга күченә.

Сарапул земствосы хисабына 1905 елда авылда ир балалар өчен бер сыйныфлы, 1907 елда ике сыйныфлы мәктәп ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Сарапул өязе Әгерҗе волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Иж-Бубый авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Красный огородник”, “Красная горка” авыл хуҗалыгы артельләре оештырыла, 1929 елда алар “ИЗИЛ” (“Исполним заветы Ильича Ленина”) колхозына берләштерелә, 1930 елдан Каганович исемендәге колхоз (беренче рәисе – Г.Галләмов). 1957 елда – “Искра” колхозы, 1992 елда “Ялкын” колхозы итеп үзгәртелә.

2006 елдан “Ак Барс (Ак Барс – Әгерҗе) холдинг компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында, 2016 елдан “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Авыл үсешенә колхоз рәисе Г.Шляпин (1931–1937) зур өлеш кертә, аның җитәкчелегендә электр кертелә, балалар бакчасы, клуб, колхозчылар өчен ял йорты төзелә. 1930 елларда колхоз ашлык хәзерләү, яшелчә үстерү һәм терлекчелек продуктлары җитештерү буенча районда алдынгы була, 1935 елда авылда район авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уздырыла.

Хәзер халкы “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда элеккеге мәдрәсә бинасында I баскыч мәктәп ачыла (1917–1919, 1924–1927 елларда эшли). 1919 елда Габдулла Буби башлангычы белән II баскыч ммәктәп (1919–1924, 1927–1928 елларда эшли) итеп үзгәртелә.

1927 елда бинасы сүтелә һәм Әгерҗегә күчерелә (озак еллар район поликлиникасы була, аннары Әгерҗе һәм Әгерҗе районы тарихы музее урнаша; сакланмаган).

1928–1988 елларда мәктәп сәүдәгәр М.Әхмәтҗанов йортында урнаша, 1934–1935 елларда республиканың үрнәк мәктәбе, методика эшләре үзәге санала. Анда уку-тәҗрибә участогы, токарь-слесарь остаханәләре булдырыла. 1935 елда мәктәпкә ТАССР мәгариф халык комиссары Ш.Г.Башкиров килә.

1930 елларда авылда уку йорты, клуб эшли. 1944 елда элеккеге мәчет бинасында туберкулез белән авыручы балалар цчен шифаханә оештырыла. 2004 елда шифаханә Красный Бор авылына күчерелә, мәчет бинасы мөселманнар мәхәлләсенә кайтарыла.

Хәзер авылда урта мәктәп (1993 елдан бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар исемен йөртә), мәдәният йорты (1934 елдан; бинасы 1975 елда төзелә), китапханә (1952 елдан), кино җайланмасы бар.

1989 елда мәктәптә музей оештырыла (оештыручылары – Р.М.Гәрәев һәм Р.А.Хәлиуллина; экспонатлар җыю XX йөз уртасында укытучы И.Аппакова башлангычында башлана), 2011 елда Әгерҗе районының Тарих музее филиалы – авыл тарихы музее итеп үзгәртелә (вакытлыча мәчет бинасында урнаша, экспозициясе төбәкне өйрәнүгә, Иж-Буби мәдрәсәсе тарихына багышлана).

Хәзерге вакытта авылда ике мәчет бар.

Авыл халкы үзенең үткәне белән, авыл тарихына бәйле истәлекле көннәре, мәдрәсәсе, күренекле кешеләре белән горурлана. Авылда конфернецияләр, укулар уздырыла. 1991 елда “Буби мәдрәсәсе”нең 210 еллыгы, Габдулла Бубиның тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналар уздырыла, анда 200 дән артык кунак катнаша, шул исәптән Габдулла Бубиның оныгы – Нелли Вассер; язучы М.Мәһдиев, ТР Фәннәр академиясе академигы Д.Тумашева, тарих фәннәре докторы С.Алишев, Сәгыйть һәм Ләйлә Садрилар (Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар мәдәнияте җәмгыятен оештыручылар һәм җитәкчеләре), Советлар Союзы Герое А.Абдрахманов.

2014 елдан мәктәптә һәр елны укучылар арасында мәгърифәтче Бубилар исемендәге төбәкара укулар уздырыла.

Мемориаль такталар куелган:

  • кыз балалар мәдрәсәсе урынында (сакланмаган);
  • мәдрәсә укытучысы А.К.Абдрахманов һәм аның улы Советлар Союзы Герое А.К.Абдрахманов яшәгән йортка;
  • сәүдәгәр Арслангали яшәгән йортка.

Авыл зиратында бертуган Бубиларның әти-әнисе – Габделгалләм һәм Бәдрелбанат; сәүдәгәр-меценат, “Буби” мәдрәсәсе химаячесе М.Әхмәтҗанов; мәгърифәтче Х.Сайманов каберләре сакланган.

Архитектура истәлекләре

Авылда XIX йөз ахыры архитектура истәлекләре сакланган:

  • бертуган Бубилар йорты (бинасын музей өчен реконструкцияләү бара);
  • сәүдәгәр М.Әхмәтҗанов утары (классицистик юнәлештәге эклектика белән халык архитектурасы традицияләрен берләштерүче татар сәүдәгәренең авыл утары үрнәге; 1980 еллар башына кадәр бинасында мәктәп урнаша);
  • М.Әхмәтҗановның кибет һәм амбар бинасы;
  • мәчет (1895 елда сәүдәгәр М.Әхмәтҗанов акчасына төзелә, реконструкцияләү бара);
  • Г.Гобәйдуллинның кунакханә бинасы (хәзер мәчет);
  • А.Моратов кибете бинасы.

Күренекле кешеләре

К.А.Абдрахманов (1882–1953, авыл зиратында җирләнә) – халык мәгарифе эшлеклесе, “Буби” мәдрәсәсендә укый һәм укыта, Иж-Бубый урта мәктәбе директоры (1923–1945 елларда);

Ю.З.Әминев (1933–1992) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Т.З.Әхмәдишин (1961 елда туган) – мөхәррир, “Якташлар авазы” газетасын оештыручы, халыкара төрки яшьләр берләшмәсенең мактаулы президенты;

М.Әхмәтҗанов (1842–1925) – беренче гильдия Сарапул сәүдәгәре, меценат;

Габдулла (1871–1922), Гобәйдулла (1866–1938), Мөхлисә (Нигъмәтуллина) (1869–1937) Бубилар – педагог-мәгърифәтчеләр;

М.Ш.Зәйнуллина (1900–1994) – Гражданнар сугышында катнаша, маршал Чуйковның көрәштәше, ТАССРның атказанган укытучысы;

Г.Н.Сибгатуллин-Буби (1896–1919) – язучы;

Я.Халили (1878–1938) – нашир һәм “Сөембикә” һәм “Балалар дөньясы” журналларының беренче мөхәррире;

Ю.А.Чураев (1917–2002) – юстиция советнигы, РСФСРның атказанган юристы.

Халык саны

1716 елда – 104,
1762 елда – 130 ир-ат;
1859 елда – 1131,
1890 елда – 1326,
1920 елда – 1530,
1926 елда – 1326,
1938 елда – 1062,
1958 елда – 1106,
1970 елда – 827,
1989 елда – 646,
2002 елда – 668,
2010 елда – 710,
2015 елда – 721 кеше (татарлар).